Үрәзмәт авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Сикия авыл клубы музее ачылу тантанасында булдылар. Бик күп кызыклы экспонатлар белән таныштылар. Үзләрендә дә музей булдыру өчен тәҗрибә уртаклаштылар. "Тынычлык, хезмәт, май!" бәйрәме көненә туры килү сәбәпле бер уңгайдан "Карга боткасы" белән дә сыйландылар.