Метрәй авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә табигать кочагында "Карга боткасы" бәйрәме үткәрде. Балалар белән хәрәкәтле уеннар оештырылды. Барлык катнашучылар бәйрәм боткасыннан авыз иттеләр.