Санитар-экологик икеайлылык кысаларында Мөслим муниципаль районынының территорияләрендә һәр көнне субботниклар оештырылды.
Бөтен торак пунктларда 9 май көненә әзерлек буенча паркларда чистарту эшләре бара.
Бүгенге көндә 464 куб. м каты көнкүреш калдыклары җыелды, 57 берәмлек махсус машина 350 дән артык кеше катнашты.
29 апрель көнне бөтен авыл хуҗалыкларында массакүләм субботниклар оештырылы, шулай ук зират территорияләрен чупләрдән арындыру һәм агачларны кисү эшләребашкарылачак. Бу көнне шулай ук “Урман утырту көне” акциясе дә уздырылачак.