Безнең кулибинарның эшләре финалга чыкты.

2017 елның 28 апреле, җомга

3-5 майда Казан шәһәренең IT –лицеенда “XXI гасыр кулибиннары” республика конкурсының финал этабы уза. Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Республикасының рационализаторлар һәм уйлап табучылар җәмгыяте тарафыннан үткәрелүче әлеге  бәйгедә безнең районнан ике эш катнаша: Михайловка урта мәктәбеннән “Боббер” мотоциклы (укучы- Закиров Рөстәм, педагогы- Габидуллин Марат) һәмТат.Бүләр урта мәктәбеннән кулдан ясалган карусель (укучы- Шайгарданов Газинур, педагогы- Шайгарданова Гүзәлия). Алар барысы да Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең “Авиамоделитование” берләшмәсендә шөгыльләнәләр.  Аларга уңышлар телик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International