26 нчы апрель көнне “Мөслим туган як музее” хезмәткәрләре, “Музейлар язы – 2017” республика акциясе кысаларында. Г.Тукай исемендәге урта мәктәпнең 2 класс укучылары өчен “Кояшлы Ык” паркына экологик экскурсия һәм кызыклы уеннар оештырдылар. Укучылар борынгы чорга багышланган зона, Ык елгасы тарихы белән якыннан таныштылар. “Борынгы аучылар”, “хәзинә тап” , “сазлыкны үтү” кебек уеннар аларга бик ошады.