25 нче апрель көнне спорт мәктәбе командасы “Мизгел” яшьләр үзәгендә “Мөслим даһилары” исеме астында үткән уенда катнашты. Спорт мәктәбе командасы составында: Айнур Казанбаев, Илгиз Софеев, Гөлназ Гиздуллина, Илназ Кашапов чыгыш ясадылар. Уенчыларыбыз бәйгедә иң күп балл җыеп, финалга чыктылар. Җиңүчеләрәр 5 нче май көнне үтәчәк финал ярышларында катнашачаклар.