Сарманда зона семинарында

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

25 нче апрель көнне “Мөслим туган як музее” директоры Яббарова С.Я.. фәнни хезмәткәр Тимкин Р. И. , “Музейлар язы -2017” акциясе кысаларында Сарман районында үткәрелгән музей хезмәткәрләренең зона семинарында булдылар. Семинарда Сарман, Тукай, Мөслим, Кукмара, Мамадыш, Балтач районы музейлары җитәкчеләре, хезмәткәрләре катнашты. Семинарда катнашучылар  районның  “Бөек Ватан сугышы музее”, Җиңү паркы һәм иң кызыклысы – бакыр базлары белән таныштылар.Семинар азагында эшлекле фикер алышу үтте.  Чираттагы семинарны Мөслим җирлегендә үткәрү фикере тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International