25 нче апрель көнне спорт мәктәбендә спорт ветераннары белән очрашу үтте. Очрашуда бөтен гомерләрен спортка багышлаган, баларга физик тәрбия биргән, кечкенәдән башлап өлкән яшькә хатле һәрвакыт хәрәкәттә булган спорт ветераннарыбыз катнашты. Юнусов Марсель Мирхәйдәр улы (Кубәк), Зиннуров Марс Фәхри улы (Олы Чакмак), Бариев Ларис Хәмбәл улы, Хамматуллин Наил Сәгыйт улы. Ветеранарыбыз спортта ирешкән уңышлары, ярыш вакытларында булган кызыклы вакыйгалар турында сөйләделәр һәм яшь спортчыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Бәйрәм спорт мәктәбе балалары әзерләгән концерт номерлары һәм кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Спорт мәктәбе директоры Илшат Фазлиев ветераннарыбызга рәхмәтен белдердереп истәлекле бүләкләр тапшырды.