Кичә, 26 апрель көнне "Мизгел" яшьләр үзәге эшләүче яшьләр арасында ел саен үткәрелә торган "Мөслим даһилары" интеллектуаль - күңел ачу уеннарының 4 полуфиналы үтте. Акыл бәйгесендә көч алышырга Мухан авыл җирлеге яшьләре командасы “Мухан”, Табын авыл җирлеге яшьләре “Табыннар” командасы, үзәк шифаханә коллективы командасы “Ак чәчәкләр” һәм спорт мәктәбе коллективы командалары көч сынашты. Турлар кунакларыбыз алып килгән күчтәнәч - музыкаль номерлар белән аралашып барды. Барлык сынаулар буенча компетентлы жюри шундый нәтиҗә чыгарды: матур уен һәм 19,5 балл ияләре "Мухан " командасы 4 урынны яулады, 21 балл җыеп "Табыннар" 3 урында калды, 22 балл җыеп “Ак ромашкалар” командасы 2 урында, ә иң яхшы нәтиҗәләр белән 28 балл ияләре һәм Финалда көч алышу хокукына "Спорт мәктәбе” командасы лаек дип табылды (!). Җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Икенче атнада соңгы финал уеннарына командаларны һәм җанатарларны көтеп калабыз!