Яңа Усы авылы китапханәчесе бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Без – Тукайлы халык” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Китапханәнең түрендә - Тукай портреты, “Татар әдәбиятенең кояшы” исемле китап күргәзмәсе, шагыйрьнең әкиятләре буенча ясалган рәсемнәре урын алды. Кичә “Тукай маршы” белән башланып китте, ”Туган тел”, “Әллүки” җырлары тыңланды. Укучылар башкаруында шагыйрьнең шигырьләре, җырлары яңгырады. Презентация күрсәтелде.