5нче апрельдән “Мизгел” яшьләр үзәгендә эшләүче яшьләр арасында ел саен үткәрелә торган "Мөслим даһилары" интеллектуаль уеннарның 6нчы сезоны старт алды. Бу сезонда авыл җирлекләре командалары катнашырга актив теләк белдерүе сөендерә. Узган елны үзләрен сынаган Иске Карамалы, Мәллә- Тамак, Баланлы авыл җирлекләре эрудитлары янына бу елны Михайловка, Яңа Усы, Рус Шуган, Метрәй, Вәрәш – Баш авылы командалары да өстәлде. Узган елгы чемпионнар – мәктәптән тыш эшләр үзәге, район мәдәният йорты, мәгариф учрежденияләренең яшь директорлары, яшь укытучылар командалары матур уен һәм акыл байлыкларын күрсәтте. Уеннар экология елына, Мөслим районы тарихына багышлана. Шулай ук Космонавтика, Авыл җирлекләре көне кебек матур даталарны да читләтеп үтмәдек. Бу елгы сезонга бераз заманча төсмер кертү интеллектуаллар күңеленә хуш килде. Турлар тагын да кызыклы, күңеллерәк оештырылуы хакында бәян итә алар. Жюри комиссиясе председателе Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслимдәге вәкаләтле вәкиле Рушат Солтанов катнашучыларның әзерлекле килүен ассызыклый. Бүген, 26 апрель көнне үзәк шифаханә, Мухан авылы мәктәбе, балалар һәм яшъүсмерләр спорт мәктәбе һәм Түбән Табын авыл җирлеге командалары 4нче ярымфиналга җыела. Уеннар бөек шагыйребез Г.Тукай туган көненә багышлана. Ә ярышларның иң кызуы 5 май көнне – Финал уенында көтелә. Акыл бәйгесендә көч алышачак эрудитлар: 4 ярымфиналда җиңү яулаган Вәрәш – Баш авыл җирлегеннән “Алтын запас", Мәллә – Тамактан “Кәеф”, мәдәният бүлегенең “МАК” командалары. Аларның көндәшләре кем булачагы бүгенге уенда билгеле булачак. Командаларны һәм җанатарларны 26 апрель көнне 18:00 сәгатьтә "МИЗГЕЛ" ЯШЬЛЭР УЗЭГЕ көтеп кала! Финалистларга бу елны оештыручылар зур бүләк: Свияжск шәһәренә экскурсия эзерли!