25 нче апрель көнне Мизгел яшьлэр үзәгендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “Семьеведение” проекты кысаларында мәгариф идарәсе ток-шоу форматында гаилә бәйрәме үткәрде. Бәйрәмгә районның мәртәбәле кунаклары: опека һәм попечительлек бүлеге белгече, ЗАГС бүлеге начальнигы, җәмәгать судьясы, КДН рәисе чакырылган иде. Шулай ук чарада районның билгеле гаиләләре дә катнашты. Бәйрәм тантанасы җылы һәм эчкерсез шартларда үтте.