21 нче апрель көнне районыбыз укучылары, Л.Н. Толстой исемендәге XV Республикакүләм фәнни-тикшеренү конференциясендә катнашып, уңышлы гына чыгыш ясадылар. Алар: Мөслим гимназиясенең 5нче сыйныф укучысы Шәрифуллина Алсу (җитәкчесе – Хәйруллина Ч.А.) II дәрәҗәле Диплом, Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Бәдертдинова Алисә (җитәкчесе – Фаррахова Р.Г.) III дәрәҗәле Дипломга лаек булдылар.