Бүген "Мизгел" яшьләр үзәге коллективы Өлкәннәр йортында бик матур чара шахиты булды. Әлеге йортта тәрбияләнүче Баширова Зоя әбекәй 95 яшьлек юбилеен каршылый. Шул уңайдан юбиляр Россия президенты, район Башлыгы, Ветераннар советы, социаль яклау бүлеге, "Мизгел" яшьләр үзәгеннән котлау открыткалары, бүләкләр кабул итте. Әле бүген дә кызлар кебек! Сәламәтлегенә зарланмый, киресенчә шигырьләр, җырлар иҗат итә. Безгә дә берничәсен тәкъдим итте. Сугыш, ачлыкны күргән ул буын кешеләре сокландыргыч затлар: булганына шөкер итеп әкрен генә яши бирәләр. Һәр туган көннән ниндидер гаеп - кыек эзләп азапланучылар елга бер тапкыр булса да Өлкәннәр йортына кереп чыкса икән лә.