“Мизгел” яшьләр үзәге каршында эшләп килүче “Волонтер” игелек хәрәкәте узган елның октябрь аенда гына оешуына карамастан, үз исемнәрен шактый танытырга да өлгерделәр. Чөнки биредә егет – кызларыбызның иң актив, максатчан, талантлылары гына шөгыльләнә. Хәрәкәт калган волонтер отрядларыннан үзенчәлеклерәк юл сайлап, сәләмәтлекләре чикле балаларга патронажлар, үзләре белем алган мәктәптә мастер – класслар, лекцияләр оештыра. Район күләмендәге чисталыкка, тәртипкә, сәламәт яшәү рәвешенә өндәгән акцияләр, флешмоблар, чараларның күбесе алар ярдәме белән оештырыла. Мәктәптән тыш вакытларын иҗтимагый эшкә юнәлткән әлеге волонтерлар үз үрнәкләрендә яшьтәшләрен, үсеп килүче буынны тәрбияли. Хәрәкәтнең оешкан көненнән бирле координатор итеп билгеләнгән һәм үзен бары яхшы яктан таныткан Алсу Нуриева белән бүген сезне дә таныштырасы килә.
Бер булганнан бар да була бит, Алсу белән без якташыбыз Арслананың Мөслимдәге “Яңа дәвер” концертын әзерләгән вакытта таныштык. Беренче карашка кыюсыз гына тоелган әлеге кызны иҗат төркеменең администраторы итеп куярга кем җөрьәт итте икән? – дигән уйларым тәүге репитициядә үк эреп юкка чыкты. Яңа оешкан “Волонтер” игелек хәрәкәтененең әйдаманы кем булыр икән дигән сорауга бертавыштан Алсуны сайладык һәм бер дә ялгышмаганбыз. 6 ай эчендэ 16 кешедән торган әлеге хәрәкәт 60тан артык изге гамәл кылган. “Волонтер” игелек үзәге Россиякүләм “Игелек картасы” проектында уңышлы чыгыш ясап, координатор Алсу Нуриева Россиянең 100 иң яхшы волонтеры исеменә лаек булды. 30 марттан алып 12 апрельгә кадәр җиңүчеләр Анапа шәһәрендә Кара диңгез яр буенда “Смена” россиякүләм балалар үзәгендә узачак форумга юлламалар белән бүләкләнде. Илебезнең 83 регионыннан волонтерлар җыйган бу масштаблы проектта Мөслим кызы катнашу үзе бер горурлык. Кичерешләрен һич яшерми Алсу: “Дөрес юл сайлаганыма тагын бер кат инандым, яңа дуслар таптым, яңадан – яңа акция – проектларга канатланып кайттым”, - ди. Укуда да алдынгылар сафында йөри: үзе белем алган Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе данын һәрдаим олимпиада – конференцияләрдә яклый.
Көчле оештыру сәләте, җитди эшләрне алып, аларны ахырынача башкарып чыга алу осталыгы белән аерылып тора ул. Кирәк вакытта бөтен энергиясен, көчен, акылын җигеп нәтиҗәгә ирешә, һәр нәрсәгә үз карашы бар, инициатива күрсәтә, эзләнүчән, оптимист. Нәкъ шушы сыйфатлары өчен Алсу яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Римас улы Яббаровның волонтерлык буенча ярдәмчесе итеп билгеләнде. Кулга кул тотынышып, тыгыз элемтәдә эшләү үз нәтиҗәләрен бирә: волонтерлар үз идеяләрен тормышка ашырганда җитәкчелек ярдәменә дә таяна ала.
Балада уңай сыйфатлар тәрбияләүдә әлбәттә гаиләнең дә өлеше зур. Нуриевларны күпләр хезмәт сөючән, тәртипле гаилә буларак белә. Алсуны киләсе уку елында дәүләт имтиханнары көтә. Ә без үз чиратыбызда аңа уңышлар теләп, үзе сайлаган өлкәдә белемле специалист булып туган ягын танытырга дигән теләктә калабыз. #безмослимлелэр #мизгел #волонтермуслюмово#молодежьтатарстана