Баланны авылы китапханәсендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан "Баланкай" балалар бакчасы нәниләре өчен кичә үтте. Китапханәче шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар "Су анасы", "Шүрәле", "Кәҗә белән сарык" әкиятләре буенча сорауларга җавап бирделәр.