Шахмат буенча Татарстан Чемпионаты

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

22-23 нче апрель көннәрендә  Актаныш  районында халыкара класслы мастер,  авыл районнарында  шахматны    оештыручы  һәм пропаганда алып баручы  Мөхәмәтҗанов Н.М. истәлегенә  Татарстан Чемпионаты үтте.

         Ярышта 15 команда катнашты.  Мөслим данын якларга спорт мәктәбе тренерлары  Наил Хамматуллин, Мөнир Набиуллин һәм аларның укучылары: Ранис Ибрагимов, Әмир Гамиров,  Данияр Хабибуллин, Тәнзилә Фархетдинова (Мөслим), Газинур Шайгарданов (Үрәзмәт), Ислам Сруретдинов һәм Адилә Хаҗиева (Баек) катнашты.  Ярыш нәтиҗәләре буенча команда 4 нче урын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International