24нче апрель көнне мәгариф идарәсенең актлар залында мәктәп җитәкчеләре өчен җәмәгать тыңлаулары үткәрелде. Чыгыш ясаучылар 2016-2017нче уку елында мәктәп коллективы белән эшләгән эшләр белән таныштырдылар. Мәктәпнең уңышлары, эш юнәлешләре, проектлар, проблемаларын ачып салынды. БДИ, ГДИ, фәй бәйгеләре, төрле иҗади конкурслар нәтиҗәләре презентацияләнде. Тәрбия эше, спорт һәм сәламәтләндерү юнәлеше, киләсе уку елына бурычлар бәян ителде. Җәмәгать тыңлауларында район иҗтимагый советы һәм “Авыл утлары” газетасы редакциясе вәкилләре, Татарстан халыклара ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиллеге җитәкчесе Р.Җ. Солтанов катнашты.