Әдәби-музыкаль кичә.

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

Югары Табын авылы китапханәчесе якташ шагыйрәбез Лилия Садриеваның туган көне уңаеннан Түбән Табын мәктәбенең 8-9 нчы сыйныф укучылары белән "Яз кызы Лилия" исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Укучыларны юбилярның тормыш юлы белән таныштырды, презентация күрсәтте. Балалар авторның үзе укыган шигырьләрен тыңладылар. Кичәдә Л.Садриева сүзләренә язылган җырлар да яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International