Музейда И.Имамов белән очрашу

2017 елның 18 марты, шимбә

“Мөслим туган як музее” районыбызның күренекле шәхесләренә багышланган кичәләр үткәрү циклын дәвам итә. Шундый очрашуларның берсе 17 нче март көнне оештырылды. Очрашуга Баланны авылында гомер итүче, агач сыннар остасы, үзенең 85 яшьлек юбилеен каршы алган Илисәй ага Имамов чакырылды. Мөслим сәнгать мәктәбенең, мәктәптән тыш эшләр үзәгенең кул эшләре түгәрәкләренә йөрүче укучылар останың тормыш юлы, иҗаты, ясаган сыннары һәм сыннарны ясау ысуллары белән таныштылар. Очрашуда район башлыгы Р.Х.  Муллин, оештыру бүлеге җитәкчесе А.М. Әхмәтҗанов, мәдәният бүлеге җитәкчесе И.Ф. Салихҗановлар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International