Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм “Татарстан Республикасы балалар оешмасы советы” иҗтимагый оешмасы белән берлектә балалар хәрәкәтен үстерү максатыннан авторлык программаларына, методик эшләнмәләргә бәйге игълан ителгән иде. Районнан “Яшь мөслимлеләр” балалар иҗтимагый оешмасы проекты тәкъдим ителде. Проектта Яшь мөслимлеләр кодексы, шигырь, гимн, дүрт төрле эшчәнлек һәм аларны бәяләү критерийлары урын алган. Бәйге нәтиҗәләре буенча, 85 эш арасында авторлык проекты өченче урынга лаек булды. Әфәрин!