Май ялларында футбол ярышлары узды

2026 елның 4 мае, дүшәмбе

2 май көнне лицей мәктәбенең футбол мәйданчыгында ир-егетләр арасында футбол ярышлары узды. Әлеге ярышларда барлыгы 8 команда көч сынашып, һәрберсе җиңү өчен тырышлык күрсәтте. Ярышлар бик мавыктыргыч һәм киеренке узды, һәр уенчы үз осталыгын күрсәтә алды.

* Нәтиҗәләр буенча:
1 урынны "Мөслим" командасы яулады.
2 урынны "Тәртип" командасы алды.
3 урынны "Райцентр" командасы яулады.

Шулай ук һәр команданың иң яхшы уенчылары да билгеләнде:
Иң яхшы сакчы – Мингазов Шамил;
Иң яхшы һөҗүмче – Ханов Рүзәл;
Иң яхшы капкачы – Кашбиев Радик;
Иң яхшы уенчы – Хафизов Азат.

Ярышлар барышында катнашучылар һәм тамашачылар күңелле һәм файдалы вакыт үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International