Бүген, Мөслим муниципаль район Башлыгы Рамил Муллин җитәкчелегендәге район делегациясе, Мөслим авылында гомер итүче Вәлимөхәмәтова Тәзкирә Вәлимөхәмәт кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Юбилярларга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Җыелган кунаклар Тәзкирә ханымга саулык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләделәр.