Беренче президентыбыз М.Ш.Шаймиевка 80 яшь тулу уңаеннан уздырылган атналык кысаларында түбәндәге чаралар уздырылды.

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

Беренче президентыбыз М.Ш.Шаймиевка 80 яшь тулу уңаеннан уздырылган атналык кысаларында түбәндәге чаралар уздырылды.

Атналык өчен план төзелде һәм расланды.

16.01 көнне китапханәче Муллина А.Х. күргәзмә оештырды.

17.01 Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Марданова Г.М.  “М.Ш.Шаймиев – үрнәк алырдай шәхес” темасына мәктәпкүләм класс сәгате уздырды. Укучылар бик кызыксынып тыңладылар. Үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.

19.01. Вильданова Л.Р. башлангыч сыйныфлар белән вертуаль экскурсия үткәрде. Укучылар М.Ш.Шаймиевнең Мөслим районында эшләгән вакытларын, кайсы оешмада эшләгәнлеген белделәр.

18.01. Мәктәп командасы интеллектуаль уен “Брейн-ринг”та катнашып  2 нче урынны яуладылар. Уенда М.Ш.Шаймиевка багышланган сораулар бар иде.

20.01. “Канатлы әйтемнәр” конкурсы узды. Конкурста 5 класс укучылары җиңде. Алар  “Канатлы әйтемнәрдән” стенд ясаганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International