Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе Әтиләр советы проектын актив рәвештә тормышка ашыра. 17 январь көнне 3 б сыйныф укучылары Муллина Айсылуның әтисе Муллин Рамил Хәмзә улы укучыларны үзенең хезмәт урынына экскурсиягә чакырды. Әлеге матур очрашуда Мөслим районы башлыгы администрация бинасының кече Һәм зур залларын күрсәтеп, анда нинди очрашулар булуы, Мөслимебез җирлегенә кагылылшлы проектларның шушында тууы турында сөйләде. Рамил Хәмзә улы балаларны үзенең эш урыны, кабинеты белән таныштырды.
Балаларга Мөслимебез турында күп кенә кызыклы мәгълүмат бирде, аларга яхшы укырга,тырыш Һәм үҗәт булырга киңәш итте.