Районыбызда Татарстан Республикасының беренче Президенты М.Ш. Шәймиевның юбилеена багышланган атналык башланды. 17 нче январь көнне “Мөслим туган як музее”нда “Мөслим минем өчен изге җир” дип исемләнгән музей дәресе үткәрелде. Бу чарага М. Ш. Шәймиевның якын дусты Дофак Мансурович, хезмәттәше Мәкъсүт Латыйпов, Иҗтимагый Совет җитәкчесе Моряк Шайхрахманович чакырылды. Алар Түбән Табын, Мөслим лицее укучылары белән очрашып, истәлекләр белән уртаклаштылар.