Яңа Усы авылы китапханәчесе янәдән “Тургай” балалар бакчасында булды. Балалар шагыйре һәм драматург Рафис Корбанга 60 яшь тулу уңаеннан “Балалар күңеленә юл” дип исемләнгән шигырь бәйрәме үткәрде. Шагыйрьнең китапларыннан күргәзмәлек оештырды, тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Соңыннан нәниләр белән бергәләшеп шигырьләрен укыдылар, табышмакларына җаваплар таптылар.