Үзәк китапханәдә "Картаймагыз әле ветераннар" клубы әгъзәләре катнашында Әниләр көне уңаеннан "Ана - бөек исем" дип исемләнгән брейн-ринг уены үтте. Әлеге уенда "Акчарлак" һәм "Умырзая" командалары көч сынашты. Уен дуслык җиңүе белән тәмамланды. Катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.