Мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан “Сәләтле балачак бәхетле булачак” исеме астында “Мизгел” яшьләр үзәгендә талантлы балалар фестивале уздырылды.
Чарага республика тарафыннан оештырылган бәйгеләрнең район турында катнашып призлы урыннар алган укучылар чакырылган иде. Яңа уку елы башланып, ике айдан артык кына вакыт узуга карамастан, Мәктәптән тыш эшләр үзәге белгечләре тарафыннан дистәгә якын бәйге-фестивальләр оештырылды. Жюри вәкилләре 300дән артык укучының эше белән таныштылар. Бу көнне “Иң яхшы” дип табылган йөзгә якын эш авторы Мөслим районы Советы аппарат җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов, мәгариф идарәсе начальнигы Рафаэль Демидов, Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Илмир Яббаров кулыннан Мактау кәгазьләре һәм истәлек бүләкләре алдылыр. Чара район үзәге мәктәпләрендә белем алучы сәнгатькә гашыйк укучыларның концерт номерлары белән үрелеп барды.