15 ноябрь көнне Казан шәһәрендә 4нче милләтара яшьләр Форумы старт алды. Форум эшчәнлегендә 23 муниципаль берәмлектән 180нән артык делегат катнаша. Тантаналы ачылыш вакытында яшьләрне Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Форум 4 көн дәвам итә, һәм бик бай эчтәлекле программа белән тулыланган.