Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе
16 ноябрь көнне Мөслим балалар сәнгать мәктәбендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, сәнгать мәктәбенең лаеклы ялдагы укытучысы, районыбызның, алай гына да түгел, республикабызның иң оста гармунчысы, музыкант, баянчы, фольклорчы якташыбыз, коллегабыз, дустыбыз Фәнис Гыйлем улы Абдуллинның иҗатына багышланган кичә үтте. Кичәне халык уен кораллары бүлеге укытучылары оештырды. Бу матур чарага сәнгать мәктәбе укучылары, укытучылары, әти-әниләре, ”Сунмәс дәрт” ветраннар ансамбле членнары, Фәнис Абдуллинның иҗатташ дуслары чакырылган иде. Фән һәм техника прогрессы, компьютерлашу зур адымнар белән алга киткән бу шау-шулы заманда, сәнгать тә чорына карап үзгәрешләр кичергәндә, халык иҗаты, фольклор читтәрәк калган кебек тоела. Шуңа күрә очрашуның максаты итеп үзебезнең җирлегебездә иҗат итүче талантлы шәхес белән таныштыру белән беррәттән, балаларның күңелендә халкыбызның милли музыка уен коралларына, гореф-гадәтләренә карата мәхәббәт тәрбияләү, кызыксыну уятуны куйдык. Очрашу бик күңелле, матур үтте. Алып баручы Азия Заһидуллина Фәнис Абдуллинның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, ”Күңелем тулы моң минем“ дигән презентация күрсәтелде. Укучысы Гыйлметдинова Әлфинур Әзһәм кызы үзенең укытучысына рәхмәт сүзләрен әйтте, аңа чәчәк бәйләме бүләк итте. Кичә Фәнис Абдуллинның якын дуслары, иҗатташлары Татарстанның атказанган укытучысы Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миргарифан Ханнанов, ”Сүнмәс дәрт” ансамбле ветераннары Наилә Сөләйманова, Бәһиҗә Багауова, Михайловка авылының оста гармунчысы Мирзанур Гыймаев, хезмәт ветераны Хәлимә Сафина, сәнгать мәктәбе укытучылары Гүзәл Галиева, Радик Газизов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дамир Сәетовларнын Фәнис Абдуллинның иҗат тормышына кагылышлы чыгышлары, концерт номерлары белән үрелеп барды. Очрашуда Фәнис Абдуллин башкаруында тальян, баян моңнары яңгырады, үзе иҗат иткән җырлар башкарылды. Фәнис Абдуллинның иҗаты киң кырлы, соклангыч. Ул, ”Мөслим тугайлары” фольклор ансамбленең җитәкчесе буларак, татар халык көйләрен, уен коралларын пропагандалауга зур көч куйган шәхес. Фәнис Гыйлемович оста баянчы, гармунчы буларак районда, республикада үткәрелгән концертларда, мәдәни чараларда актив катнаша. Педагог буларак та Фәнис Абдуллин бөтен көчен биреп укучыларын музыка серләренә өйрәтте, аларга тормышта, мәрхәмәтлелек белән бергә, матурлыкны күрә белергә, сәнгатьле булырга өндәде. Бүгенге көндә үзенең укучыларының яулаган уңышларына шатлана һәм алар белән горурлана. Фәнис Гыйлем улы Абдуллин тырыш, үз эшенә чын күңелдән бирелгән сәнгать кешесе. Аның армый-талмый халыкка хезмәт куюы, тормышны, туган якны яратуы, татар музыкасын югары үрләргә күтәрергә тырышуы безне сокландыра. Без Фәнис Абдуллин белән чын күңелдән горурланабыз. Кичә азагында Фәнис Абдуллин балаларга үзенең үгет-нәсихәтләрен бирде һәм изге теләкләрен житкерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International