"Байтик" лагеренда мәктәп укучылары һәм студентларның XX "Яшь программист" республика конкурсы үткәрелде. Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Денис Хәкимов үзенең "Барысын белергә телим!" сайты белән "Web-сайтлар һәм SaaS технологияләр" номинациясендә катнашты һәм җиңү яулады. "Интернет челтәрендә татар сегментын үстергән өчен" дигән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы, бүләк-сертификат белән бүләкләнде. Җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Хәкимова.