Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе базасында “Мәктәп китапханәчесенең проект эшчәнлеге” дигән темага китапханәчеләренең районара методик берләшмә семинары үтте. Семинарга ут күршеләр Сарман, Минзәлә районы китапханәчеләе чакырылган иде.
Киңәшмә проект эшенә багышланган чыгышы белән башланып китте. Шулай ук семинар барышында буктрейлер ясау буенча мастер- класс үткәрде.
Газета – журналларга язылу буенча күрсәтмәләр бирелде. Семинар түгәрәк өстәл артындагы киңәшмә өлеше белән тәмамланды. Китапханәчеләр узләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, бер-берсе белән фикер алыштылар. Әлеге очрашуда килгэн кунаклар рухи азык һәм файдалы мәгълумат алып китте.