8 нче ноябрь көнне Минзәлә педагогия көллиятендә республикакүләм информацион-филологик марафон узды. Мөслим гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучылары Миләүшә Зиазова, Эльвина Шамукаева I урыннар, Мари Бүләр, Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәпләренең 8 нче сыйныф укучылары Диана Нуриева I, Лилия Латыйпова II урын яуладылар. Укытучылары Эльмира Тимергалиева, Лениза Хәсәнова, Гөлнара Хәкимова.