"Күңелле стартлар"

2016 елның 8 ноябре, сишәмбе

Яңа Усы авылы китапханәчесе, мәдәният йорты белән берлектә, спорт мәйданчыгында “Күңелле стартлар” дигән исем астында бәйге үткәрделәр. Иң элек сәламәтлек турында әңгәмә үткәрелде, викторина сорауларына җаваплар алынды. Аннан соң “Көчлеләр” һәм “Җитезләр” командалары көч сынашты. Викторина сорауларына “Җитезләр” командасы төгәлрәк җаваплар бирде, зстафеталарда “Көчлеләр” командасы җитезрәк булуларын исбатладылар. Бәйге тәмамланганнан соң күңелле уеннар уйнатылды. Җиңүчеләргә дә, уеннарда катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйге һәркемнең күңелендә җылы хатирәләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International