3 нче ноябрь көнне технология укытучыларының КФ(П)У филиалы Алабуга дәүләт педагогия университеты укытучылары белән берлектә “Современные образовательные технологии как условие достижения планируемых результатов” дигән темага өйрәнү һәм өйрәтү характерындагы республика семинары узды. Семинарда укытучылар технология фәненнән төрле бәйгеләргә әзерләнү методикасын һәм ФГОС талапәләре буенча эш программалары буенча таләпләрне өйрәнделәр.