Мөслим «Кояшкай» балалар бакчасында капиталь ремонт

2016 елның 5 ноябре, шимбә

        2016 елда районда капиталь төзекләндерелергә тиешле мәктәпкәчә балалар учреждениеләре исемлегенә кергән «Кояшкай» балалар бакчасында "Муслюмовская МСО" җәмгыяте  капиталь ремонт үткәрде: түбә ябу, җылы идән җәю, су белән тәэмин итү, су чыгару һәм җылыту системаларын алыштыру һәм башка эчке эшләр башкарды. Капиталь ремонт үткәрү программасы буенча 18,5 млн.сум акча бүлеп бирелде.

         Бүгенге көндә бинаның фасадын заманча төзелеш материалы- керамогранит белән тышлау тәмамланып килә, брусчатка җәю эшләре башкарыла. Обекта төзекләндерү эшләрен МУП “УКС” подрядчы оешмасы башкара. Әлеге эшләрне башкару өчен район бюджетынна 2,8 млн.сум акча бүленеп бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International