31 нче октябрь көнне спорт мәктәбендә «Без Мөслимлеләр!» проекты кысаларында район мәктәбе укучылары арасында « Бадминтон өметләре» ярышының финал туры утте. 4 зонада уткән сайлап алу туры нәтижәләре буенча, финалда 13 мәктәптән 60 бадминтончы катнашты.
2007 нче елгы һәм яшьрәкләр арасында кызлардан беренче урынга Калимуллина Диләрә (лицей),икенче урынга Ситдикова Динара (лицей) һәм өченче урынга Хабибуллина Фатима (лицей) лаек булдылар. Малайлар арасында Ахметзянов Зөлфәт беренче (гимназия), Ханов Ринас икенче (Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе) , Валиев Раиф өченче урыннарны яуладылар (Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе).
2005-06 нчы елгы балалар арасында кызлардан жинуче Валиева Ралина (Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе), икенче урынга Шәйхуллина Алия (лицей), өченче урынга Сабирова Адилә (Олы Чакмак) лаек булдылар. Малайлар арасында Шэйхуллин Нурислам.(лицей) беренче урын, икенче урынны Гибадуллин Раяз (Түбән Табын), өченче урынны Хабибуллин Данияр (лицей) алды.
2002-04 нче елгы балалар арасында, кызлардан Ахатова Инзиләгә (лицей) тиңнәр булмады, икенче урынга Талибуллина Алия (Түбән Табын) һәм өченче урынга Ахмадиева Гөлүзә (Олы Чакмак) лаек булдылар. Егетләрдэн беренче урынны Залилов Айнур (Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе), икенче урынны Фархутдинов Ислам (Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе), өченче урынны Нургалиев Нурислам .(Түбән Табын) алды.
Командалар беренчелегендә беренче урынны Лицей мәктәбе, икенче урынны Мөслим урта гомуми белем биру мәктәбе, өченче урынга Түбән Табын мәктәбе командалары лаек булдылар. Мөслим гимназия командасы 4 нче, Олы Чакмак мәктәбе командасы бишенче урында калды.
Жиңучеләргә грамота һәм истәлекле буләкләр тапшырылды, шулай ук финал турында катнашкан барлык спортчыларга мактау кәгазьләре бирелде.