Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2016 елның 2 ноябре, чәршәмбе
1 ноябрь көнне Мөслим сәнгать мәктәбендә «I чирек йомгаклары» дигән темага педагогик киңәшмә үтте. hәр бүлек җитәкчесе укучыларының өлгереше, бер чирек дәвамында эшләнгән эшләре турында сөйләде. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Румия Деникаева беренче чиреккә йомгак ясады. Укытучылар киләсе чирек планын раслап, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда мөмкин кадәр күбрәк катнашырга планнаштырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International