1 ноябрь – Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Сара Садыйкованың тууына 110 ел. Шул уңайдан Яңа Усы авылы китапханәчесе “Тургай” балалар бакчасында булды. “Халкыбызның моңлы сандугачы” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Композитор турындагы китаплардан күргәзмә оештырды, нәниләрне композиторның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, күңелләргә якын булган җырларын тыңлатты.