Республика күләмендә, яңа уку елы башыннан, “Мәдәни көндәлек” акциясе старт алды. Бу көндәлекне кулларына алган укучылар ел дәвамында музейлар, китапханәләр, мәдәни чаралар белән танышалар. Узган атнада “Мөслим туган як музеенда” шундый көндәлекләр белән 12 укучы булды. Алар музейның экспозиция заллары белән таныштылар, көндәлекләренә тамгалар алдылар. Шунысы кызыклы – Әлмәт шәһәреннән, Арча районыннан килгән кунаклар да күзәтелде.