Районыбызда барган өлкәннәр декадасы кысаларында 5 октябрь көнне “Мөслим туган як музее” да үзенең өлкәннәре: Райхан Хантимеров, Раиса Лардугина, Расиха Хантимероваларны чәй өстәле артына җыйнады. Алар “Татар әдәбиятында һәм сәнгатендә мөслимлеләр” лип исемләнгән музейның филиалы белән таныштылар. Өлкәннәргә күчтәнәч пакетлары тапшырылды.