Баек авылы китапханәчесе балалар белән ветеран китапханәчеләр Динмухаметова Энҗе һәм Никитина Фәния апаларның өендә булып өлкәннәр көне белән котладылар. Укучылар концерт номеры күрсәттеләр. Шулай ук хезмәт ветераны Сәетова Җәүһәрия апаны да бәйрәм белән котладылар.