Яңа Усы авыл мәдәният йортында Өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Авыл җирлегенең барлык өлкән кешеләре мәдәният йортына , чәй табынына җыелдылар. Мәктәп укучылары һәм "Тургай" балалар бакчасына йөрүче балалар концерт номерлары әзерләп килделәр. Өлкән кешеләребез дә матур шигырьләр сөйләп, җырлап- биеп күңел ачтылар.