Нептун йөзү бассейны хезмәткәрләре Мөслим авыл җирлеге администрациясенә ярдәм йөзеннән, үзләренә беркетелгән Салихов урамы территориясендә үзара салым акчасын җыюда бурычлыларга белдерүләр таратуны дәвам итәләр. Бу урамда үзарар салым акчасын түләргә тиеш 172 кеше яши һәм актив шушы контингент белән аңлату эшләре алып бару белән беррәттән җыелачак акчаларның кайда юнәлтеләсен дә төшендерәләр. Хәзерге вакытта җыелган салым акчасы 55% тәшкил итә.