30 нче сентябрь 1 нче октябрь көннәрендә Казан бадминтон үзәгендә 2005-2006 нчы елгы, 2007 нче елгы һәм кечкенәләр арасында “ Татарстанның бадминтон өметләре” бәйгесенең 3 нче туры үтте. Ярышта төрле районнардан 270 спортчы катнашты. Шулар арасында безнең яшь бадминтончылар да көч сынашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча, парлы разрядта Нурислам Шайхуллин белән Ринас Ханов икенче урынны алды, ә шәхси беренчелектә Нурислам икенче урынга лаек булды. Шулай ук, кызлар арасында Алия Шайхуллина, Диләрә Калимуллина, Динара Ситдикова, Ралина Вәлиева яхшы уен күрсәттеләр. Тренер - Ханов И.Р.