30 сентябрь көнне “Мөслим туган як музее” яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан “Миләшкәй” балалар бакчасының 41 нәниен кабул итте. Балалар туган төбәгебезнең борынгы үткәне, халкыбызның һөнәрләре, геройлары белән якыннан таныштылар.