29 сентябрьдә Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Мизгел" яшьләр үзәге "Бүгенге көн герое " темасына "Тормыш дәресләре" үткәрде. Кунаклар булып "Мизгел" яшьләр үзәге директоры Гәрәева Эльвира Илфат кызы һәм аның белгечләре булды. Укучылар белән интерактив әңгәмә үткәрелде. Максат итеп балалар шундый сорауларга җавап эзләделәр “кемне балалар, безнең заманча дөньяда үз геройлары дип саныйлар?”. Бу сорауга укучылары гына түгел, ә аларның остаз - укытучылары да җавап эзләделәр. Очрашу тату, җылы шартларда узды.