«Татарстанның бадминтон өметләре» турнирының 3-че этабында катнашу очен,   21 нче  сентябрь көнне спорт мәктәбендә яшьүсмерләр арасында   сайлап алу ярышлары үтте

2016 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

«Татарстанның бадминтон өметләре» турнирынын 3-че этабында катнашу өчен,   21 нче  сентябрь көнне спорт мәктәбендә яшьүсмерләр арасында   сайлап алу ярышлары үтте.  Ярыш ике категориядә 2005-2006 нчы һәм 2007 нче елгы һәм кечкенә балалар арасында уткәрелде.  Бәйгедә  50 гә якын бала катнашты.

2007нче елгы һәм кечкенә кызлар арасында 1-нче урынны  Ситдикова Динара, 2-нче урынны Калимуллина Диләрә яуладылар, 3-нче урынга Хәбибуллина Фатима һәм Фәрхетдинова Тәнзилә лаек булдылар. Егетләр арасында 1-нче урынны Ханов Ринас, 2-нче урынга Әхмәтҗанов Зөлфәт лаек булды. Гамиров Әмир һәм Садриев Ислам 3-нче урынны бүлештеләр.

2005-2006 нчы елгы балалар арасында кызлардан җиңүче  Шәйхуллина Алия  булды,  Вәлиева Ралина 2-нче, Сабирова Алисэ һәм Габидуллина Язиля 3 нче урынга лаек булдылар. Егетлэр арасында Шәйхуллин Нурислам  жину яулады. 2-нче урынны Низамов Ринат , 3-нче урынны Хәбибуллин Данияр һәм Гибадуллин Раяз яуладылар.

Жинучеләргә спорт мәктәбе исеменнән грамоталар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International