Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2016 елның 19 сентябре, дүшәмбе
17 сентябрь көнне парклар hәм скверлар көне уңаеннан «Курай» паркында тагын бер күңелле чара үтте. Рунар Шәяхмәтов җитәкчелегендәге тынлы уен кораллары оркестры бәйрәм тантанасын башлап җибәрде. Мөслим сәнгать мәктәбе балалары берсеннән-берсе күңелле чыгышлары белән килгән әти-әниләрне, Мөслим халкын сөендерделәр. Сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укытучылары көзге яфраклардан чәчәк бәйләмнәре, төрле кул эшләнмәләре ясау буенча мастер-класслар үткәрделәр, укучыларның эшләреннән күргәзмә оештырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International